Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәяүләп хаҗга барган дин әһеле Ишмөхәммәт Зәитовны Мәрҗәни мәчетендә искә алачаклар
Җыенда Ишмөхәммәт хаҗига багышланган китап та киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 7 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Ишмөхәммәт Зәитовка багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта Мәрҗани мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1740-1850) багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Китапның авторы - Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин.
Темасы “Россиянең дин әһелләрен берләштерүдә Мәрҗани мәчетенең роле” дип яңгыраган түгәрәк өстәлдә Ишмөхәммәт хаҗиның тормыш юлы, мирасы турында сүз булачак. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренчә, Ишмөхәммәт хаҗи үз вакытында Мәрҗани мәчетендә дә эшләгән.
“Безнең төбәктә исламның үсешенә зур өлеш керткән исемнәрне кайтарырга телибез. Ишмөхәммәт хаҗи шундый кешеләрнең берсе. Аның җәяүләп хаҗ кылырга баруын күпләр белми”, - дип искәртә Мансур хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз