news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңгырдан соң Казан урамнарын кабат су басты

Су баскан урамнарның видеоязмаларын Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Яңгырдан соң Казан урамнарын кабат су басты
соцсети

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Көчле яңгырлардан соң Казан урамнарын кабат су басу дәвам итә. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә су баскан урамнарның видеоязмаларын урнаштырган.

«Восход һәм Серов урамнары чаты аркылы көн саен эшкә барам. Гаять зур күлләвекне йөзеп чыгарга туры килә диярлек. Машиналар бик акрын хәрәкәт итә. Шуның нәтиҗәсендә зур-зур «бөкеләр» хасил була», - дип сөйләде агентлыкка Елена Симонова.

Казанның төп магистральләреннән берсе саналган Җиңү проспектында да шундый ук хәл күзәтелә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, машиналар суда йөзеп бара кебек.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot