news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңгырдан соң Чаллы урамнары Венециягә охшап калган

Урамнарда су җиңел машинаның бамперына кадәр күтәрелгән.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Яңгырдан соң Чаллы урамнары Венецияне хәтерләтә башлаган. Су басуның беренче фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.

Фотода шәһәр урамнарында суның җиңел машинаның бамперына кадәр күтәрелүе, ә юлда бара торган кешеләрнең тезенә кадәр яңгыр суы булуы күренә.

Әмма каты яуган яңгыр белән һәркемне дә куркытып булмый. Кайбер шәһәрлеләр Чаллының су баскан урамнары күпертелә торган көймәне сынау өчен җай булуын әйтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot