Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яңарыш» газетасының 30 еллыгы уңаеннан Себер-татар мәдәният үзәгендә бәйрәм булган
Педагогик хезмәт ветераны Клим Садыйковка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә тугры хезмәте өчен» медален тапшырганнар.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәният үзәгендә «Яңарыш» өлкә газетасының 30 еллык юбилеен зурлап үткәргәннәр. Бәйрәм чарасында Тубыл шәһәрендә һәм районда яшәп иҗат итүче газетаның хәбәрчеләре, дуслары, укучылары катнашкан. Бу турыда «Яңарыш» газетасының сайтында язылган.
Газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Яңарыш» ның 30 еллыгына багышланган тапшыру тәкъдим иткән. Видео аша беренче мөхәррир Азат Сәгыйтов, төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкиле Данис Шакиров, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи котлавы яңгыраган.
Юбилейлы бәйрәм чарасында Тубыл шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, шәһәр Себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских катнашкан. Зәйтүнә Тычинских педагогик хезмәт ветераны Клим Садыйковка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә тугры хезмәте өчен» медален тапшырды, дип яза Римма Умитбаева.
Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева «Яңарыш» газетасы редакторы Алсу Сәгыйтовага, корреспондентларына Рәхмәт хатлары тапшырган. «Яңарыш» та без күңелебезгә нинди тема ошый — аны таба алабыз. Газетаның һәр санын укыган чакта татар мөхитенә чумабыз. Киләчәктә дә газетабызның абруен төшермичә, тиражын күтәреп, бердәмлектә эшләргә, яшәргә язсын», — ди ул.
- 30 ел элек, 15 сентябрь көнне Төмән өлкәсендә «Яңарыш» дип аталган татар газетасы чыга башлый. Бүгенге көндә газетаны Алсу Сәгыйтова җитәкли. Җитәкче белән газетаның үткәне һәм бүгенгесе турында «Интертат» сайтында язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз