Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Яңарыш" фондының Хәйриячеләр китабында 68 мең кеше теркәлгән
Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабының чираттагы VII томы тантаналы төстә күренекле хәйриячеләргә тапшырылды.
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы тарафыннан бастырыла торган Хәйриячеләр китабының VII томын тапшыру тантанасы булды. Анда барлыгы 20 меңләп хәйрияченең исеме урын алган.
Гомумән алганда, VII томда барлыгы 68 мең хәйрияченең исеме әлеге китаплар битләренә язылган. Бу уңайдан, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев: “Әлеге кешеләрнең исеме мәңгегә язылып куела. Алар арасында юридик, физик затлар бар. Без кайчандыр башлаган эшнең масштабын күз алдына китерә аласызмы? Без яхшы һәм дөрес эш башкарабыз”, – дип белдерде.
Хәйриячеләр китабына кертелүчеләрнең өчтән бере фондка бер генә түгел, ике һәм аннан да күбрәк тапкыр ярдәм кулы сузган. Кайберләре исә Хәйриячеләр басмасының VII томына да кергән. Алар бүген Минтимер Шәймиев кулларыннан китапның чираттагы чыгарылышын бүләк итеп алды.
Китапның алтын битләренә исемнәре язылганнар арасында “КМПО” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Дамир Кәримуллин, “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Тандем” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Зарифов, Серго исемендәге завод генераль директоры Радик Хәсәнов, “Даль-Кама 1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Гоча Кварацхелия, “Бетар” фирмасы директоры Владимир Зайцев, Кукмара киез итек-киез комбинаты генераль директоры Шамил Әхмәтшин, аудиторлар компаниясе җитәкчесе Сергей Никифоров һәм Казаннан нотариус Миләүшә Хәбибуллина бар.
Мәгълүм булганча, “Яңарыш” фонды моннан 7 ел элек оештырылды. Ул “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге”, “Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу”, “Болар Ислам академиясен булдыру” кебек проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз