news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш» фонды вәкилләре «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия эшчәнлеге белән танышты

Алар гимназия эшчәнлеген югары бәяләде.

«Яңарыш» фонды вәкилләре «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия эшчәнлеге белән танышты
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 11 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). «Адымнар-Актаныш» күптелле гиназия-интернатта республика җитәкчелеге еш кунак. «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге житәкчесе Татьяна Алексеева гимназия эшчәнлеге белән танышты.

Республика кунаклары яңа «Адымнар» күптелле гимназия-интернаты, үзен көчле укытучылар составы һәм югары нәтижәләргә ирешкән инновацион белем бирү учреждениесе буларак таныткан гимназия эшчәнлеген югары бәяләде. 

Шулай ук алар Әлфия Авзалованың интератиктив музеенда булдылар, гимназия житәкчелеге белән түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot