news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңарыш” фонды Казан Кремленә “тотына”

Минтимер Шәймиев тиздән биредә төзекләндерү эшләре башланачагын хәбәр итте.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Яңарыш” республика фонды Казан Кремленә игътибарны арттырырга ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган тантанада хәбәр итте.

Моңа кадәр фонд Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге тарихи объектларын торгызу, Болгар Ислам академиясен төзү, Казан Изге Ана иконасы соборын сафка бастыру буенча эшчәнлек алып бара иде.

“Башланган проектлар буенча эш алга таба да дәвам итәчәк. Әмма без Казан Кремленә кагылган мәсьәләләрне дә хәл итәчәкбез. Ул безнең Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасына кергән беренче һәйкәл. Планда объектларны яхшы хәлдә тоту һәм төзекләндерү эшләре тора. Президент Аппаратыннан тыш, барлык административ органнар да Казан Кремле территориясеннән чыгарылган һәм төзекләндерү эшләре башланачак”, - дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев.

“Казан Кремлен ЮНЕСКО объекты итеп таныганнан соң 10 елдан артык вакыт узды. Без кыенлыклар башлануын көтеп тора алмыйбыз. Бу бик нәзәкатьле эш. Без эшләгән бар нәрсә дә ЮНЕСКО комиссиясе тарафыннан югары бәяләнә”, - дип билгеләп үтте “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе.

Минтимер Шәрип улы Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение соборын ЮНЕСКО мирасы итү буенча актив эш алып баруын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый исемгә лаек булу өчен беренче адымнар инде ясалган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100