news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңартылган «Казан сөт комбинаты» тәүлеккә 1000 тонна сөт җитештерә алачак

Предприятие Россиядә иң эре сөт эшкәртү заводларының берсе булачак.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 2 июльдә Татарстанда модернизацияләүнең беренче этабыннан соң «Казан сөт комбинаты» («Комос групп» агрохолдинг составына керә) ачыла. Предприятие тәүлеккә 1000 тоннага кадәр сөт җитештерәчәк һәм Россиядә иң эре сөт эшкәртү заводларының берсе булачак. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика икътисады өчен бу 1000нән артык югары җитештерүчәнлекле эш урыннары; барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым кертемнәре артачак. Беренче этапта гомуми инвестицияләр күләме 1,6 млрд сум булды. Модернизацияләү комбинатның җитештерү куәтен тәүлеккә 500 тоннага кадәр арттырырга ярдәм итте.

Холдинг составына кергәнче 2017 елның 2 июленә кадәр комбинат бөлгенлек хәлендә һәм ул эшләми иде. Комбинатны модернизацияләү буенча инвестиция проектын өч этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла – 2017 – 2021 елларда, инвестицияләрнең гомуми күләме 3,5 млрд сум.

Предприятие дөньякүләм әйдәүче компанияләрнең - Тетра Пак (Швеция), Альфа Л Сервис (Швеция), ГЕА (Германия), Индекс 6 (Болгария), СоюзХимМаш, Протемол, Завод «Цвет» - заманча югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган.

Проектны финанслау «Комос групп» агрохолдингының үз акчалары исәбенә дә, шулай ук коммерциячел банкларның (“Газпромбанк” АҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ) ташламалы кредитлары исәбенә дә башкарыла. Предприятиене модернизацияләүнең 1 этабы буенча үз акчаларының өлеше 35 процент тәшкил итте, заем акчалары өлеше - 65 процент. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100