Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңартылган Кабан күле ярында бүген татарча рок яңгыраячак
Татар альтернатив музыка вәкилләре чыгышы 20.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңартылган Кабан күле ярында бүген татар җыры яңгыраячак. Бу хакта Gauga төркеме хәбәр итә.
“Биредә без татар телендә җиңелчә рок башкарырбыз. Рәдиф Кашапов башлый, Оскар Юнысов дәвам итәчәк, - дип үз тамашачысын чакыра музыкантлар социаль челтәрләр аша. - Яңартылган Кабан күле буенда бу беренче музыкаль вакыйга булачак. Җәйге кичегезне безнең белән үткәрегез”.
Җиңелчә рок Камал театрына якын мәйданда 20.00 сәгатьтә яңгырый башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз