news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңартылган чиркәү урынына яңасы ачылышы сентябрьгә күчерелгән

Анда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийның да катнашуы көтелә

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). 25 нче август көнне Татарстанның Яңа Чишмә районында урнашкан Ленино авылындагы Дмитрий Солунский хөрмәтенә ачылган чиркәүгә гөмбәзләр урнаштыру һәм аларны изгеләндерү чарасы булды. Изгеләндерү йоласын Чистай епархиясенең протоиерее Сергей Кузнецов һәм чиркәүнең иерее Алексей Колясев башкарды. Чиркәүнең ачылышы 29 ына планлаштырылды. Ачылу тантансында Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий да катнашырга тиеш иде. Әмма, Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл ил башкаласы Кремлендәге Успение соборонда дини бәйрәм үткәү уңаеннан митрополит Анастасийны гыйбадәт кылырга чакыру сәбәпле, чиркәү ачылышы сентябрь аена күчерелде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Искәртеп үтәбез: Дмитрий Солунский хөрмәтенә салынган гыйбадәт йорты узган елның 17 нче ноябрендә янгыннан зыян күргән иде. Чиркәүнең бинасын саклап калсалар да, аның эчендәге күп нәрсә янды. Белгечләр тикшергәннән соң, гыйбадәтханә авария хәлендә дип табылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, авылда яңа чиркәү төзелде. Чиркәү төзү 8 миллион сумга төшкәнлеге билгеле. Аның 3 миллион сумы ТР Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күтәрелгән бура исә 3,4 миллион сумга төшкән. Шулай ук, Яңа Чишмә халкыннан 1 миллион сум хәер акчасы, шул исәптән районның социаль үсеш фондыннан 300 мең сум, җыелган.

(Фотосурәт kazan-mitropolia.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100