news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңартылган "Черек күл" паркы шугалаклы булды

Шугалакны беренчеләрдән булып Татарстан Президенты сынады.

Яңартылган "Черек күл" паркы шугалаклы булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казанда “Черек күл” паркында яңа шугалак ачылды. Ял итү зонасын торгызу нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Төрле яшьләрдәге кешеләргә мәдәни ялларын уздыру, гаиләләре белән бергә ял итү, уңайлы мохит бәрабәренә тормыш шартларын яхшырту – Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанда гамәлгә ашырылучы стратегик инициативалары. “Без шәһәр һәм бистәләребездә төзекләндерү гражданнар көткән дәрәҗәдә булсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Яңа парклар, скверлар, ял итү урыннары, җәяүле урамнары, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдырырга һәм булганнарын яңартырга кирәк”, – дигән йөкләмә биргән иде РФ Президенты.

Казанлылар һәм шәһәр кешеләре яратып йөри торган “Черек күл” паркларны һәм скверларны үстерү буенча республика программасы нәтиҗәсендә бөтенләй яңарды. Нәкъ менә бу парк Россиядә Театр елын һәм Татарстанда Лев Толстой елын уздыру үзәге булачак. Паркта бөек рус язучысына багышланган тематик зоналар да бар.

Быел күл төбен гидроизоляцияләү нәтиҗәсендә казанлылар монда җәен дә, кышын да ял итә алачак. Яңа ачылган шугалак язга кадәр эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов “Черек күл” паркының тематик зоналарын карап чыкты һәм үзе дә дә бозда шуды.

news_right_1
news_right_2
news_bot