news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңартылган "Черек күл" паркы 18 сентябрьдә ачылачак

Элегрәк паркны реконструкцияләү буенча эшләрнең беренче этабын җәй ахырында тәмамлау планлаштырылган иде.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның "Черек күл" паркының беренче чираты 18 сентябрьдә ачылачак. Бу хакта Instagram да Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр итте.

Искәртеп үтик: элегрәк паркны реконструкцияләү буенча эшләрнең беренче этабын җәй ахырында тәмамлау планлаштырылган иде.

Паркның гомуми мәйданы 5 га тәшкил итә. Ул дәүләт-шәхси партнерлыгы ярдәме белән реконструкцияләнә. Иганәчеләр 70 млн сум бүлеп биргән, республика бюджетыннан тагын 50 млн сум юнәлдерелгән дип билгеләп үтә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot