news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Зеландиядә мәчетләрдә атышта кырык кеше һәлак булган

Крайстчерч шәһәрендә, аның янындагы Линвуд шәһәрендә ике мәчеткә һөҗүм вакытында тагын егермеләп кеше яраланган.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Яңа Зеландиянең Премьер-министры бүген мәчетләргә һөҗүм вакытында кырык кеше үлүен раслады. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Крайстчерч шәһәрендәге Дин-авеню мәчетендә 30 кеше, Линвуд мәчетендә 10 кеше һәлак булды, дип сөйләгән Премьер-министр.

Тагын егермеләп кеше яраланган. Алар хастаханәдә дәвалана.

  • Яңа Зеландиядә ике мәчеттә кешеләргә атканнар, дип язган идек. Мәчеттәге кешеләрне үтергән 27 яшьлек ир-ат 17 минут буена туры трансляция ясап торган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100