news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Зеландиядә ике мәчеттә кешеләргә атканнар

Өч ир-ат һәм бер хатын-кыз тоткарланган.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Яңа Зеландиядә Крайстчерч шәһәрендә һәм аның янындагы Линвуд шәһәрендә ике мәчеттә атыш булган. Мәчетләрдә кешеләргә аткан дүрт кешене тоткарлаганнар. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Дүрт кеше тоткарланды. Өч ир-ат һәм бер хатын-кыз", - дип сөйләгән Яңа Зеландия полициясе комиссары Майк Буш.

Шартлый торган берничә җайланманы зарарсызландырганнар. Фаҗигадә үлүчеләр саны буенча рәсми белешмә әлегә юк. Мәгълүмат чаралары тугыздан 27 гә кадәр кеше һәлак булды дип яза.

Брентон Таррант исемле 28 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул 17 минут дәвамында мәчеттәге кешеләргә атканын видеога төшереп торган, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot