news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Зеландия мәчетләренә һөҗүм корбаннары өчен ярдәм фондына 5 миллион доллар җыелган

"Хәйрия акчалары күләме моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә", - дип сөйләгән фондның оештыру комитеты вәкиле.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендәге мәчетләргә һөҗүмнән соң, корбаннарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм фондына 5 миллион доллар чамасы хәйрия акчасы җыелган. Бу турыда New Zeland Herald басмасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

18 мартта төн уртасына әлеге фондка 70 мең кешедән 7,4 млн Яңа Зеландия доллары күләмендә ярдәм җыелган.

"Хәйрия акчалары күләме моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә", - дип сөйләгән фондның оештыру комитеты вәкиле Робин Лентелл.

Яңа Зеландиянең ислам мәгълүмати үзәге рәисе Әнвәр Сәхиб сүзләренчә, фонд әлеге акчаларны зыян күрүчеләрнең гаиләләренә бүлеп бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot