news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа закон ТРның административ–территориаль бүленеше мәсьәләләрен җайга салачак

Яңа закон ТРның административ–территориаль бүленеше мәсьәләләрен җайга салачак

(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). Республиканың яңа законы Татарстанның административ–территориаль төзелешенең төп төшенчәләре һәм терминнарын билгеләргә һәм шулай ук аның үзгәрү тәртибен билгеләргә тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары икенче укылышта «Татарстан Республикасының административ–территориаль төзелеше турында» закон проектын раслады.

Бүгенге көнгә кадәр республиканың административ–территориаль төзелеше мәсьәләләрен хәл итү 1983 елның 10 ноябреннән ТАССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә көйләнә.

Яңа закон проектында төп төшенчәләргә билгеләмә бирелә, ТРның административ–территориаль төзелеше мәсьәләләрен хәл итүнең төп кагыйдәләре күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot