news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа закон хокук бозуларга сәбәпче булган
“Дәүләт контролен тормышка ашырган вакытта юридик затларның, аерым эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” кабул ителгән яңа Федераль закон кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә катгый таләпләр куярга комачаулый, дип раслый белгечләр
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үткәрелгән тирә-якны санитар-экологик чистарту икеайлыгы барышында ачыкланган хокук бозу очраклары узган ел күрсәткечләрен дә уздырган. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов катнашында булып узган утырыш барышында хәбәр иттеләр.
Инспекторлар тарафыннан дәүләт экологик контроле кысаларында барлыгы 4549 тикшерү оештырылган. Нәтиҗәдә, алар буенча 77 эш прокуратура органнарына тапшырылган.
- Табигатькә сак карау буенча оешма-предприятиеләрдә контрольнең җитмәве һәм катгый булмавы җитәкчеләрдәге җаваплылык хисенә ирек куя. Шуңа да хокук бозу очраклары артканнан арта бара, - диде бу уңайдан кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Фәтхуллина.
Моңа яңа кабул ителгән “Дәүләт контролен тормышка ашырган вакытта юридик затларның, аерым эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль закон гаепле, ди белгеч. Аның нигезендә тикшерү чараларын прокуратура органнары белән килештереп кенә үтәргә ярый. Моның өчен тиешле сәбәпнең булуы зарур. Ул исә кеше иминлегенә зарар килүне расларга тиеш. Нәтиҗәдә, юридик затларга салынган штрафлар күләме, вәкаләтле затларга салынган штрафлар күләме белән чагыштырганда, 20 тапкырга кимегән. Районнарда узган тикшерү очракларының да бер дәрәҗәдә алып барылмавы күзәтелә. Элегрәк бер муниципаль районга уртача 70 тикшерү очрагы тиеш булса, Чүпрәледә ул нибары 4 тапкыр булып узган. Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында тагы да азрак: нибары бер тапкыр тикшерү белән чикләнгәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2