Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яңа йолдыз» проектының икенче сезонында «Караш» төркеме җиңде
Финал концертында алар Лилия Хәйруллина белән чыгыш ясады.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Яңа йолдыз» телевизион вокал проектының икенче сезонында «Караш» төркеме җиңде. Финалда алар Лилия Хәйруллина белән чыгыш ясады.
«Җырчылар проектта беренче адымнарын ясады, шуның өчен монда шуның өчен монда җиңелүчеләр юк. Хәзер яңа төркемебез бар, аларның аудиториясе — яшьләр. Без яшьләрне үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз. Барлык финалистлар матур чыгыш ясады, егетләр җиңүне бик әйбәт күренеш дип уйлыйм», — дип сөйләде «Барс Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.
Оештыручылар сүзләренчә, проектның җиңүчесе «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән килешү төзи, «Татар Җыры» халыкара фестиваленең гала-концертында катнашу хокукына ия була. Җиңүчене жюри билгеләде. Жюри составы: Лина Арифуллина, Эльмира Кәлимуллина, Зөлфәт Хәким, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов.
Айдар Галимов сүзләренчә, җиңүчене сайлаганда киеренке бәхәс булган. «Алар безнең күз алдында эшләде: кемдер үсте, кемдер югалып калды, ә „Караш“ төркемендә тырышлык, омтылыш күрдек», — ди ул.
«Караш» төркеме 2018 елда барлыкка килгән. Төркем составы: Дамир Зиннәтуллин (Лаеш районы), Динар Ахунов (Актаныш), Айназ Ахунов (Башкортстан республикасы, Миякә районы), Руслан Жагипов (Мөслим районы).
«Без бер кастингта җыелдык. Безнең максат бар — заманча музыка аша яшьләрдә татар теленә кызыксындыруны арттыру. Татар теле яшьләр арасында да актив кулланылышта булсын иде. Безнең репертуарда ике халык җыры бар, алар заманча итеп ясалган», — дип сөйләде Дамир Зиннәтуллин.
2021 елның маенда «Барс Медиа» компанияләр төркеме «Яңа Йолдыз» телевизион вокал проектының икенче сезонын башлап җибәрде. Конкурста 18-35 яшьлек җырчылар катнашты. Оештыру комитеты адресына барлыгы 600дән артык гариза килгән. Жюри 22 җырчыны сайлап алды. Алар өч командага бүленеп эшләде. Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова аларның остазлары иде. Өч ай дәвамында конкурсантлар өчен вокал, актерлык осталыгы дәресләре, мастер-класслар, тренинглар үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз