Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ягу сезонына Казанда 5700 күп фатирлы йортны әзерләячәкләр
2017-2018 елның ягуу сезонына әзерлек 1 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017-2018 елның ягу сезонына 5685 күпфатирлы йорт, социаль өлкәнең мәктәп, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт кебек 802 объектын әзерләргә туры киләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Гыйниятуллинның сүзләренә караганда, бүгенгә 1502 күп фатирлы йортта опрессовка һәм торбаларны чистарту буенча эш башкарылган. Бу күрсәткеч гомуми санның 28 процентын тәшкил итә. Шулай ук социаль өлкәгә караган 86 объектта, ягъни барлык эшнең 11 процентында бу эш башкарылган.
Яңа ягулык сезонына әзерлек кысаларында 130 күп фатирлы йортта, 12 мәктәптә, 9 балалар бакчасында һәм 53 хастәханәдә җылыту системалары алмаштырылачак.
"Казан электр челтәрләре" 47 чакрымнан артык җылы үткәргечләрдә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре башкарачак. Хәзер "Казэнерго" җәмгыяте тарафыннан 6 җылыту урыннарын реконструкцияләү һәм яңарту бара, шулай ук 7 чакрым җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү үткәргечләре алмаштырыла.
Шулай ук "Казан электр челтәрләре" 117 чакрым һава һәм электр тапшыру, 121 трансформатор һәм урнаштыру станцияләрен дә капиталь төзекләндерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз