news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Яңа ведомствоара комиссия "күләгә" икътисады белән шөгыльләнәчәк

^Яңа ведомствоара комиссия "күләгә" икътисады белән шөгыльләнәчәк

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дүшәмбе ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының йомгаклау коллегиясендә игълан ителгән Указга кул куйды. Сүз рәсми булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне законлаштыру буенча республиканың ведомствоара комиссиясе турында бара.

"Соры" базар өчен җавап тотачак комиссия буш урында оештырылмый. Хезмәт хакын үз вакытында түләүне һәм эш бирүче тарафыннан ТРда мәҗбүри пенсия иминияте турындагы законның үтәлешен контрольдә тоту буенча Республика ведомствоара комиссиясе әнә шулай үзгәртеләчәк. Президент коллегиядә билгелп үткәнчә, яңа комиссиянең максаты - 400 мең кеше мәшгуль булган "соры" базар мәсьәләсен хәл итү, аларның исәпкә алынмаган кереме нәтиҗәсендә республика бюджеты 3 миллиард сумлык керем салымын югалта.

Комиссиянең Указда билгеләнгән төп бурычлары арасында - "күләгә" икътисады һәм рәсми булмаган хезмәт базары, шулай ук халыкның кеременә йогынты ясаучы ташламаларны акчага алмаштыру һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча үткәрелүче реформалар өлкәсендә тенденцияләр мониторингын үткәрү. Ул шулай ук "күләгә" икътисады һәм законлаштырылмаган хезмәт базары йогынтысының тискәре тенденцияләрен бетерү чаралары эшләү, хезмәт хакы үсеше, пенсия белән тәэмин итүне яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм шулай ук халыкның, шул исәптән пенсионерларның, реаль керемен арттыру чараларын эшләү белән шөгыльләнергә тиеш. Комиссия элеккечә хезмәт хакын вакытында түләү һәм бурычларын бетерү өчен дә җаваплы.

Рәсми булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне законлаштыру буенча республиканың ведомствоара комиссиясен Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкләячәк. Аның составына ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, республиканың министрлык һәм федераль структураларның территория бүлекчәләре җитәкчеләре керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot