news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк

Сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан түләнгән өстәмә акчалар да сакланачак.

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк
Солтан Исхаков/архив

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак.

Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә узучы киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100