Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа уку елыннан Казан укучыларына яңартылган меню тәкъдим итәчәкләр
Яңа меню белән танышу өчен көзен мәктәп пикниклары үткәреләчәк.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 1 сентябрьдән укучыларга мәктәп ашханәләрендә яңартылган меню тәкъдим итәчәкләр. «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
«Балалар һәм ата-аналарның мөрәҗәгатьләре буенча яңартылган менюга бәясе шактый түбән булган (45 сум) кайнар аш кертелде. Без ике вариант тәкъдим итәчәкбез – икенче аш яки камыр ризыгы белән бергә беренче аш», - дип искәртте докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор киңәше белән менюда ярымфабрикатлар ассортименты һәм саны атнасына 1-2 тапкыр киметелгән.
Яңартылган меню белән танышу өчен сентябрь-октябрь айларында мәктәп пикниклары үткәрү күздә тотыла. Анда ата-аналар табиб-диетолог белән киңәшләшә һәм укучыларның туклануына бәйле үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз