news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында туксанга якын студент Татарстан Президенты стипендияcен алачак

Татарстан Президенты стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә һәм ай саен түләнә.

Яңа уку елында туксанга якын студент Татарстан Президенты стипендияcен алачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Быелгы уку елында Татарстан Президенты стипендияләрен 89 студентка бирәчәкләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тиешле указ 27 августта чыккан.

2019 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына билгеләнгән президент стипендияләрен Татарстанда даими яшәүче (36 кеше), шулай ук Россиянең башка субъектларыннан килгән (53 кеше) көндезге уку формасы студентлары алачак, диелә бу хәбәрдә.

Президент стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә. Аны башка  түләүләрдән тыш бирәләр. Татарстан Президенты стипендиясенә лаек студентлар бу сумманы ай саен алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100