news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре берлеге төзеләчәк

"Предмет укытучысын сыйныф белән җитәкчелеккә әзерләү бурычы тора", - диде министр.

Яңа уку елында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре берлеге төзеләчәк

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Яңа уку елында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре берлеге булдырыла. Бу хакта "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

"Үсеш Хөкүмәте: социаль өлкә" стратегик сессиясендә яңа уку елында Татарстан Республикасы сыйныф җитәкчеләре ассоциациясен булдыру турында карар кабул ителде. Педагогларның бу берләшмәсе укучыларның тәрбиясе һәм социализациясе өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга йөз тотачак", - диде министр.

Министр "Риск төркеме" гаиләләре белән индивидуаль эш системасын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. "Сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психологка зур роль бирелә. Тәрбия процессы аларның профессионализмына һәм кызыксынучанлыгына бәйле", - ди ул.

Шул ук вакытта, Рафис Борһанов сүзләренчә, укытучылар арасында сыйныф җитәкчесенең дәрәҗәсе берникадәр төшүе белән бәйле тенденцияләр күзәтелә. "Яңа уку елыннан предмет укытучысының психологик-педагогик белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән яңа проект башлыйбыз. Аны сыйныф белән җитәкчелеккә әзерләү бурычы тора", - диде министр.

Ул ел саен социаль-психогик тест уздырылганын һәм белем бирү мохитендә психологик куркынычсызлык мониторингы үткәрелүен әйтте. "Яшүсмерләр даирәсендә курку, хафалану хисе, гаиләдә якланмауны тою кебек күренешләр күзәтелә. Бу проблемалар мунциаль психологик-педагогик үзәкләр һәм хезмәтләрнең актив эшчәнлеге аша хәл ителергә тиеш", - диде Борһанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100