news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак

Укытучылар битлекләрдән тыш перчаткалар да киячәк.

Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала», — диде Трофимова.

Моннан тыш, бинага керү юлында бөтен кеше дә температураны үлчәтергә тиеш. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Югары уку йортларына керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтелергә тиеш. Ачылыр алдыннан белем йортларында махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100