news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтүе билгеле

Россиядә мәктәп формасының Милли стандарты эшләнә.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Яңа уку елында мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләделәр. Бу хакта “Российская газета” яза.

Барлык төбәкләр дә мәктәпләрдә смартфоннарны ничек куллану турында күрсәтмәләр алачак. Балаларга да, укытучыларга да гаджетларны "тавышсыз" режимга күчерергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, шәхси кесә телефоннарын укучыларга дәрестә тыю мөмкин.

Мәктәпләрдә телефоннарны саклау өчен махсус урыннар биреләчәк һәм ата-аналар белән элемтә ысулларын уйлап табачаклар. Әйтик, укытучының өстәлендә дежур телефон булачак. Әмма бу бары тәкъдимнәр генә. Соңгы карарны мәктәп үзе кабул итәчәк.

Мәгариф министрлыгы укучыларны тукландыруны оештыруның бердәм моделен булдырачак. Нигездә илнең төрле почмакларында кулланыла торган иң яхшы практикалар булачак.

Россиядә мәктәп формасының Милли стандарты эшләнә. Сүз, беренче чиратта, балалар көненә 4-8 сәгать кия торган киемнең сыйфаты турында бара.

Бүген балалар формасының фасонын һәм төсен мәктәпләр үзләре билгели. Шул ук вакытта ата-аналар комитеты фикере исәпкә алынырга тиеш. Мәктәп формасына илкүләм стандартны 2020 елда ук расларлар дип планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100