Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа уку елында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтелә - күзәтү
Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый
(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”) Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде.
Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. "Татар-информ" планлаштырылган үзгәрешләрне барлады.
Дәүләт имтиханнары
“Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Бердәнбер үзгәреш кертеләчәк нәрсә - ул биремнәр формасы. Без тестлардан читләшәчәкбез, җавапларны сайлап алу буенча биремнәр азая барачак”, - дип билгеләп үттеләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында. Быел физика, биология һәм химия буенча биремнәрдә тест өлеше булмый.
2017 елда 9нчы сыйныфлар өчен рус теленнән имтихан биремнәренең телдән тапшырыласы моделе эшләнәчәк. “Әгәр дә әлеге модель уңышлы килеп чыкса, 2018 елда тугызынчыларга рус теленнән телдән имтихан үтәчәк, аннан инде БДИ га да кертеләчәк”, - диделәр министрлыкта.
Бөтенроссия тикшерү эшләре
Тикшерү эшләре 4нче сыйныфларда дәвам итәчәк, әлеге эшләр дәүләт йомгаклау аттестациясенең аналогы була алмый, чөнки бу имтихан түгел. Чынлыкта исә бу мәктәп укучылары даими рәвештә төрле фәннәрдән эшли торган контроль эшләрнең берсе. Хәзер ул бары тик барлык мәктәпләр өчен бер кагыйдә кысаларында үтә.
Йомгаклау иншасының форматы үзгәрешсез кала
Менә өченче ел рәттән инде чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язачаклар. Иншаларда тематик юнәлешләр төрле. Анда “Акыл һәм хис”, “Намус һәм намуссызлык”, “Җиңү һәм җиңелү”, “Тәҗрибә һәм хаталар”, “Дуслык һәм дошманлык” темалары бар.
РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның мәктәпләргә инша өчен билге кую тәртибен яңадан кайтарырга теләге булса да, быел иншалар элеккечә “кабул ителде” яки “кабул ителмәде” ("зачет - незачет") тәртибе белән булачак.
Йомгаклау иншасы декабрь аеның беренче чәршәмбесендә, февраль аеның беренче чәршәмбесендә һәм шулай ук май аеның беренче эш чәршәмбесендә үтәчәк. Алдагы еллардагы кебек, һәр сәгать поясының үзенең инша темалары комплекты эшләнәчәк һәм алар федераль интернет-сайтларда йомгаклау иншасы язылыр алдыннан 15 минут кала күрсәтеләчәк.
Җәмгыять белеме дәресләрендә финанс белеме
2016 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы белән берлектә балаларны финанс өлкәсендә белемле итү максатыннан якынча программалар эшләделәр. Әлеге программалар пенсия тупланмалары, кредит мәсьәләләре, гаилә кереме, финанс өлкәсендә иминиятләштерү кебек мәсьәләрне үз эченә ала.
Әлеге программалар җәмгыять белеме, хокук һәм икътисад өлкәсен өйрәнгәндә кулланылыр дип планлаштырыла.
Россиянең электрон мәктәбе
5 октябрь, Укытучылар көнендә, Россия электрон мәктәбенең үз эшен башлап җибәрүе көтелә.
2016 елның апрелендә РФ хөкүмәте карары нигезендә рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе расланды. Аның артыннан ук география, җәмгыять белеме, физик культура, шулай ук технология һәм сәнгать өлкәсен алган фәннәр буенча укыту-методик комплексы концепциясен раслау планлаштырыла.
Уку әсбапларының федераль исемлеге
2017 елда уку әсбапларының яңа федераль исемлеге булдырылачак. Нәшриятләр үз китапларын әлеге яңа исемлеккә кертү өчен тиешле гаризаны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына 2016 елның 15 ноябреннән 2017елның 15 гыйнварена кадәр бирергә тиешләр.
Федераль исемлеккә кергән барлык уку әсбаплары да басма формада да, электрон формада да тәкъдим ителә, һәр электрон китап тиешле сыйфат тикшерүен узды. Дәреслекне сайлау мәктәпләр кармагына бирелгән. Хәзерге вакытта барлык төбәкләрдә мәктәпләр электрон такталар белән тәэмин ителгән, алар ярдәмендә бу китаплар белән эшләп була.
Югары уку йортлары һәм көллиятләр
Соңгы өч елда Россиядә югары уку йортларының гомуми саны кимеде. Әгәр дә алар 2013 елның сентябрендә 2,3 мең булса, 2015 ел ахырына аларның саны 1,5 меңнән дә ким калды. Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган еллык нәтиҗә мониторингы нигезендә, соңгы елларда вузлар югары нәтиҗәләр күрсәтә башлады. 2014 елда Россиядә меңнән артык нәтиҗәле булмаган вузлар һәм филиаллар булса, 2016 елда алар, дәүләтнеке булмаганнарны кертеп, 450 генә калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз