news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын укучы татар телен өйрәнәчәк

12 муниципаль районда һәм өч шәһәр округында татар теле туган тел буларак укытылачак.

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын укучы татар телен өйрәнәчәк
архив/Рамиль Гали

(Уфа, 24 август, «Татар-информ», Миләүшә Латыйпова). 2018-2019 уку елына якынча мониторинг буенча, Башкортстанда барлыгы 470 меңнән артык укучы исәпләнә. Шуларның 10 проценты туган теле буларак татар телен сайлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Башкортстан Мәгариф министрлыгында сөйләделәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, башкорт һәм рус теле, дәүләт теле буларак, төбәкнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә өйрәнеләчәк. 12 муниципаль районда һәм өч шәһәр округында татар теле туган тел буларак укытылачак.

Бу атнада Башкортстан Хөкүмәте 2019-2024 елларда республика һәм аның халыклары дәүләт телләрен саклау программасын раслады. Өч өлештән торган программаның бәясе 683 млн сум тәшкил итәчәк. Дәүләт программасы кысаларында рус телен үстерүгә чыгымнар 32 млн сум була, башкорт теленә – 170 млн сумнан артык, туган телләргә – 478, 7 млн сум. Төбәктә татар телен үстерүгә ничә сум бүленеп биреләчәге турында ведомствода акча “Туган тел” категориясенә керә торган барлык телләрне саклауга һәм үстерүгә билгеләнгән һәм акчаны телләр буенча бүлү каралмаган дип җавап бирделәр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, рус теле белән башкорт телен кертмичә, руспубликада барлыгы 12 туган тел бар. 

  • 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Башкортстанда яшәүче халыкларның 24,78 проценты татар. Хәзер күрше төбәк территориясендә 4 гимназия эшли. Уфада 3 татар якшәмбе мәктәбе эшли, шулай ук татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен курслар оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100