Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа уку елында балалар бакчалары, мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булу шарт
Любовь Авдонина яңа уку елында санитар-дезинфекцион режим көчәйтеләчәген билгеләп узды.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Ул мәгариф оешмалары шушы җиһаз белән тәэмин ителергә тиешлеген әйтте. «Стационар булмаса, күчмә булса да ярый. Хәзер бу мәсьәлә буенча республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшлибез», — диде.
Любовь Авдонина белем бирү, балалар һәм яшьләр учреждениеләре, җәйге лагерьлар өчен методик күрсәтмәләр әзерләнгәнен, шул исәптән, балаларны классларда утырту тәртибе билгеләнәчәген искәртте.
«Иртәнге фильтрлар элеккечә кала. Сентябрь гел барлык авыруларны ачыклау ае иде, чөнки сентябрьдә яңа коллектив очраша. Алдагы елларда да сентябрьдә фильтрлар куя идек. Иртән балалар класска килгәч, баланы карыйлар иде. Бу инде элек тә башкарылган эш тәртибе. Бу яңалык түгел», — диде Любовь Авдонина.
Роспотребнадзор вәкиле санитар-дезинфекцион режим көчәйтеләчәген билгеләп узды. «Бүлмәләрне ешрак җилләтү, өслекләрне сөртеп тору һәм башка күрсәтмәләр булачак», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз