news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елына Татарстан тарихы буенча 7 нче сыйныф өчен дәреслек чыгарга тиеш

1 сыйныфтан алып, Татарстан тарихы белән балаларны уеннар, гореф-гадәтләр аша, кызыклы алымнар белән таныштыру максаты куелган, ди Марат Гыйбатдинов.

Яңа уку елына Татарстан тарихы буенча 7 нче сыйныф өчен дәреслек чыгарга тиеш
Рамиль Гали

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Яңа тарихи-мәдәни стандарт нигезендә, Татарстан һәм татар халкы тарихыннан план буенча елга бер дәреслек әзерләнә. Яңа уку елына 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек дөнья күрергә тиеш. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.

Галим 5-6 сыйныфлар өчен “Борынгы заманнардан XVI гасыр ахырына кадәр Татарстан һәм татар халкы тарихы” дәреслегенең узган ел азагында мәктәпләргә өләшенгәнен һәм кулланыла башлаганын әйтте. "Быел 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек әзер булса, киләсе елга 10-11 сыйныфлар өчен әзерләнәчәк. 11 нче сыйныфка чыгаргач, бу процессны тормышка ашырдык дип әйтергә мөмкин булачак", – ди ул тарих буенча яңа дәреслекләр турында.

Марат Гыйбатдинов башлангыч сыйныф укучылары өчен дә яңа буын дәреслекләр әзерләнгәнен әйтте. 1-4 сыйныф укучылары өчен “Әйләнә-тирә мохит” дәреслегенә кушымта буларак “Татарстан мирасы” махсус кулланмасы эшләнгән. "1 нче сыйныфтан алып, Татарстан тарихы белән балаларны уеннар, гореф-гадәтләр аша, кызыклы алымнар белән таныштыру максаты куелган”, – ди ул.

Аның әйтүенчә, 1-2 сыйныф укучылары өчен мондый кулланма былтыр өләшенгән булса, быел 3-4 сыйныф укучылары өчен чыгачак. "Бу китапларны Тарих институты хезмәткәрләре Белемне күтәрү институты белән киңәшләшеп эшләде", – ди ул.

Галим, хәзерге кануннар буенча, мәктәпләргә дәреслекләр кәгазь вариантта гына түгел, электрон варианты белән бергә килергә тиешлеген билгеләп узды.

“Без бу дәреслекләрне язганда, параллель рәвештә электрон дәреслекне дә эшләдек. Ул сайтта куелган, бөтен балалар да сайтка кереп карый ала. Электрон формада атлас та, контур карталар да бар. Дәреслекләр ике телдә басылып чыкты", – дип белдерде Марат Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100