Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа уку елы алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Университет мәктәбен карады
Алабуга мәктәбендә, сынау рәвешендә, педагогика университетының өлкән курс студентлары ел буе укытучыларга ассистент вазифасын үтиячәк.
(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Алабуганың Яңа университет мәктәбендә өлкән курс студентлары ел буе практика узачак һәм укытучыларга ассистент булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уку йортында булганда мәктәп директоры Камил Гәрәев сөйләде.
«Мин Алабуга мәгариф кластерына аерым игътибар итәргә теләр идем: монда яңалыклар бар, өстәвенә, биредә Казан университеты патронажлыгында мәктәп бар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
1 сентябрьдә мәктәп 465 укучы кабул итәчәк. Быел биредә педагогика университетының өлкән курс студентлары белән сынау проекты узачак. Алар уку елы дәвамында укытучыларга ассистент булалар.
Июнь аенда ук Владимир Путин өлкән курс студентларына мәктәптә укыту хокукын бирә торган законга кул куйды, Алабуга мәктәбе Татарстанда бу хокуктан файдаланачак беренче мәктәп булачак.
Хәзерге вакытта КФУ — Россиядә үз структурасында өч гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 1-11 сыйныфларда белем ала торган) һәм балалар бакчасы булган бердәнбер югары уку йорты.
КФУ Алабуга институтының «Университет» гомуми белем бирү мәктәбен бишенче урта мәктәп базасында төзү турындагы карар 2020 елның 28 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә КФУның Күзәтчелек советы тарафыннан кабул ителде.
Казан федераль университетының «Университет мәктәбе» проектына республика бюджетыннан 137 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз