Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа уңышлар юлында рухи азык
Яңа уңышлар юлында рухи азык
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Төркиянең Истанбул шәһәрендә Татарстаннан килеп белем алучы егетләр һәм кызлар бу көннәрдә Яңа елны каршы алу уңаеннан КВН үткәрде. Монда Измир, Әнкара һәм Истанбул шәһәрләре югары уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Бу чараны Татарстанның Төркиядәге илчелеге оештырган.
Вәкиллек чакыруы буенча татар студентлары бәйрәмендә Татарстанның атказанган артисткасы Резидә Шәрәфиева катнашты. Әлеге бәйрәм кичәсендә Резидә яшьләрне үзенең җырлары белән сөендерде, шигырьләр укыды, гомумән, алар белән чын күңелдән аралашты. Төркиядә укучы студентлар да бурычлы булып калмады. Үз чиратларында алар Резидә Шәрәфиеваны Истанбулның тарихи урыннары белән таныштырды, музейларга һәм Ак мәчеткә дә озата барды. Бу илдә белем алучы яшьләр белән аралашу Резидәгә яңа иҗат уңышлары яулау юлында рухи азык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз