news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа туган сабыйлар үлеме очраклары иң күп һәм иң аз булган районнар аталды

Татарстанда 2017 елда яңа туган балаларның үлем коэффициенты 4,5 процентка кимегән.

Яңа туган сабыйлар үлеме очраклары иң күп һәм иң аз булган районнар аталды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Гадел Вафин яңа туган балалар үлеме мәсьәләсендә алдынгы һәм артта калган районнарны билгеләп узды.

"Әтнә, Апас, Баулы, Чүпрәле, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман муниципаль районнарында нарасыйлар үлеме булмавын горурлык белән билгеләп үтә алам. Ә Кама Тамагында (16,97 промилле), Саба районында (15,25 промилле), Югары Ослан (14,33 промилле), Алексеевск районында (12,06 промилле), Чистай районында (11,49 промилье), Тукай районында (10,82 промилле), Түбән Кама районында (10,39 промилле), Кайбычта (10,20 промилле) яңа туган балалар үлеме республика буенча уртача күрсәткечтән 2 мәртәбә артык", - диде министр.

2016 белән чагыштырганда, 2017 елда яңа туган балаларның үлем коэффициенты 4,5 процентка кимегән. Үлүчеләр 47 балага азрак, шул исәптән тумыштан аномалияләрдән үлем 21,6 процентка һәм туганчы үлү очраклары 4,5 процентка кимегән. Аналар үлеме 13,9 процентка азрак булган. 

Гадел Вафин әйтүенчә, Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге тулы куәтенә чыкты. 2017 елда анда 7735 бала туган. "Заманча халыкара стандартларны, медицина технологияләрен куллану дистәләгән бала табучы хатын-кызларның һәм 1 мең нарасыйның гомерен коткарып калырга булышкан. Аналар һәм балалар үлемен кисәтү максаты белән, реанимациядәге авыруларга читтән торып консультация бирү гамәлгә ашырыла. Барлыгы 91 видеоконсультация үткәрелгән, муниципаль районнардан 1340 йөкле хатын китерелгән, реанимация бригадалары 20 мәртәбә чыккан", - диде министр. 

Моңа кадәр, алдан табибка язылучыларның 26 проценты белгечкә килмәгән, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100