Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Әтнә муниципаль берәмлеге язмышы хәл ителә
ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге муниципаль берәмлекнең чикләре һәм статусы хакында сүз булды
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә 9 мәьәлә чыгарылды. Алар арасында “Татарстан Республикасы сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәршләр кертү турында”гы ТР закон проекты, “Әтнә муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү турында”гы” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты, берничә федераль законга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре бар иде.
ТР Сайлау кодексына кертеләчәк үзгәрешләр хакында республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады.
Сайлау кампанияләре вакытында юридик яки физик затлар, хәйрия кысаларында, үз акчаларын сәяси партия яки кандидатның сайлау фондына күчерергә хокуклы һәм бу сумма 200 мең сумнан арткан очракта, хәйрияченең исеме сайланучының интернет сайтында күрсәтелергә тиеш. Хәзер исә, яңа закон нигезендә, бу сумма азрак булган очракта да, аның исеме (әгәр дә ул аноним калырга теләмәсә, билгеле) кандидатның интернет битендә күрсәтүне закон таләп итә. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе моны, сайлауларны тагын да үтәкүренмәле һәм гадел булуын тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлатты. Сайлау бюлетеньнарын бастыру тәртибе, Президентлыкка кандидатларны чыгару сроклары киметелү хакында да мәгълүмат бирелде. Элек Президентлыкка кандидатларны чыгару сайлау көне билгеләнгәннең икенче көнендә башланып, сайлауларга 75 көн кала туктатыла иде, хәзер бу срок 65 көнгә калдырыла, дип белдерде Әзъзам Гобәйдуллин.
Әтнә районы территориясендә Яңа Әтнә муниципаль берәмлеге барлыкка киләчәк. Бу муниципаль берәмлекне рәсмиләштерү хакта сөйләшүләр инде 2008 елдан бирле бара. ТР Дәүләт Советы, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Яңа Әтнә муниципаль берәмлек буларак формалашкан. Комитет утырышында катнашкан республика юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов депутатларга яңа муниципаль берәмлекнең статусына һәм чикләренә кагылган закон проектын парламентның чираттагы утырышында карарга тәкъдим итте.
Утырышта республика парламенты җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз