news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа театр сезонын ачык һавада Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде

Ачык һавада спектальләр күрсәтү өчен Тинчурин театры үз ишегалдында махсус сәхнә төзеде.

Яңа театр сезонын ачык һавада Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Озак вакытлы тәнәфестән соң театр сезонын Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде. Театр ишегалдында төзелгән ачык сәхнәдә «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле бара.

Ачык һавада спектальләр күрсәтү өчен Тинчурин театры үз ишегалдында махсус сәхнә төзеде. Ачык сәхнәдә театр репертуарындагы иң популяр спектакльләр күрсәтеләчәк. 

Спектакльләр Ачык сәхнә өчен яраклаштырылган. Әйтик, артистлар сәхнә алдына кадәр микроавтобус белән килеп төштеләр. Сәхнәгә утлар да куелган.

Ачык сәхнә спектакльләре кич 19.00 сәгатьтә башланачак. Әлегә афишада җиде спектакль тәгаенләнгән. Әмма театр моның белән чикоәнмәячәк. Театр ачык һавада күрсәтү өчен махсус тамашалар да әзерләячәк.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, спектакльне 150ләп тамашачыга күрсәтү мөмкинлеге бар. Әмма Роспотребнадзор таләпләре буенча әлегә 50 тамашачыны гына кабул итү мөмкинлеге бар. Алдагы өч көнгә билетлар сатылып беткән.


Галерея: Тинчурин театры яңа сезонны ачык һавадагы сәхнәдә башлап җибәрде
news_right_1
news_right_2
news_bot