news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә ителә

Бүген Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка – “Яңа татар җыры” конкурсына старт бирде.

“Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә ителә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале “Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә итә. Яңа проектның үзенчәлекләре турында оештыручылар хәбәр итә.

Бүген Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка –“Яңа татар җыры” конкурсына старт бирде. Яңа җырлар тугыз ай дәвамында - 2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр 2020 елның 15 ноябрендә гала-концертта игълан ителер дип планлаштырыла.

Конкурсның максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән беррәттән, конкурс татар җыры традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя. Конкурсантларның яше чикләнмәгән.

Оештыручылар конкурста “Балалар җыры” дигән махсус номинация булуын да ассызыклыйлар.

“Яңа татар җыры” конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100