news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры» бәйгесендә Чехия, Италия, Швециядән катнашучылар бар

Швеция авторы, илдәге вәзгыять сәбәпле, «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертына килә алмаячак.

«Яңа татар җыры» бәйгесендә Чехия, Италия, Швециядән катнашучылар бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд тарафыннан үткәрелүче «Яңа татар җыры» бәйгесенә Чехия, Италия, Швециядән дә гаризалар килгән.

«Бәйгедә Чехия, Италия, Швециядән катнашучылар бар. Швеция авторы Казанга килә алмаячак. Ул үзенең сәламен видео аша җибәрәчәк», — диде Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә.

Журналистлар белән очрашуда Италиядән катнашучы Рафис Хөснетдинов та катнашты. «Туган телдә сөйләшү — зур бәхет. Шушы матур моңлы конкурсны оештыруыгызга шатмын. Татар җыры белән бары тик Россиядә генә кызыксыналар дип уйласалар, алар ялгыша. Италиядә дә татар тарихы, моңы, сәнгате белән кызыксыналар», — диде ул.

Рафис Хөснетдинов 2019 елда ноябрь аенда Ваһапов фестиваленең лауреатлары Испаниягә килүләрен искә төшерде. «Бу кичәбез матур үткән иде. Италиядә татар җыр мәктәбен ишетергә, күрергә теләүчеләр бик күп. Италиягә җырчылар килә, мастер-класслар үтә. Татар җырчылары килгәч, Калабрия [Италиядәге регион — ТИ] һәм Татарстан җыр мәктәпләре бер сәхнәдә чыгыш ясады», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100