news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа татар җыры» бәйгесендә 28 номинантка барлыгы 2 миллионнан артык премия биреләчәк

Эпидемиологик вазгыять сәбәпле, «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында оркестр сәхнәдә түгел, ә тамашачылар утырган залда уйнаячак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Яңа татар җыры» бәйгесендә 28 номинантка барлыгы 2 миллион 300 мең сум премия биреләчәк.

«2 миллион 300 мең күләмендә премия тапшырылачак. Беренче план буенча бары тик 14 җырны бүләкләү каралган булган. «Әмма жюри фикеренчә, лауреат булуга лаеклы җырлар тагы бар иде. Алар [өстәмә урыннар булдыруга — ТИ] мөмкинлек табуыбызны сорады. Нәтиҗәдә, өстәп 14 җырны бүләкләячәкбез», — диде Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә «Яңа татар җыры» гала-концертына сатылмыйча бары тик 80 билет калган. «Әкрен генә булса да, тамашачылар тарафыннан да кызыксыну арта. Проектыбыз өр-яңа: аның традицияләре дә, тарихы да, бренды да юк. Соңгы көннәрдә ажиотаж булыр дип фараз кылам», — диде ул.

Рифат Фәттахов хәбәр итүенчә, башта билетларның 50 процентын сатарга куйган булганнар. «Соңгы вакытта 70 процентын сатарга рөхсәт булды. Көн саен диярлек Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белән эш итәбез. Без якынча, 100 урынны, 70% исәбеннән, кунакларга калдырдык. Залдагы ураннарның 55-60 проценты сатылды», — ди ул.

Эпидемиологик вазгыять сәбәпле, гала-концерт дәвамында оркестр сәхнәдә түгел, ә тамашачылар утырган залда уйнаячак. «Моның өчен „Пирамида“ залында мөмкинлекләр бар», — диде Рифат Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot