news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры» бәйгесенә килгән 347 гаризаның йөздән артыгы - Башкортстаннан

«Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты 27 феврельдә Казанның «Пирамида» концертлар залында үтәчәк.

«Яңа татар җыры» бәйгесенә килгән 347 гаризаның йөздән артыгы - Башкортстаннан
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд тарафыннан гамәлгә куелган «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашырга 347 кеше теләк белдергән. Шулар арасыннан йөздән артык гариза Башкортстаннан килгән.

«Бәйгенең нәтиҗәләре, без көткәнгә караганда, әйбәтрәк булды. Без якынча 100 хезмәт килер, дип уйлаган идек. Әмма нәтиҗәдә безгә 347 гариза килде. Шушы 347 җырның йөздән артыгы Башкортстан килде. Җиңүчеләр арасында да Башкортстан вәкилләре шактый», — диде Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов.

Фонд җитәкчесе сүзләренчә, илдәге вазгыять белән бәйле рәвештә бәйгене күчерергә туры килгән. «Һәрнәрсәнең ике ягы бар. Әйе, бер концертны күчерү, ике-өч концерт куюга караганда, авыррак. Әмма, икенче яктан, шушы ике-өч ай эчендә кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итә алдык. Максатыбыз — татар эстрадасы репертуарын баету», — диде ул.

«Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты 27 февральдә Казанның «Пирамида» концертлар залында үтәчәк. Тантананы Ришат Әхмәдуллин белән Резидә Сәләхова алып барачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, гала-концертта «Казан нуры» оркестры һәм Камера оркестры да катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100