news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңа татар пьесысы-2014” конкурсы жюрие хөкеменә тапшырылган 46 пьесаның 22се соңгы турга үткән

Җиңүче игълан ителергә санаулы көннәр калды

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). “Яңа татар пьесысы-2014” конкурсы уздырыла. Конкурска барлыгы 46 әсәр кабул ителсә, хәзерге вакытта жюри тарафыннан 2 турга 22 пьеса сайлап алынган. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алдан хәбәр иткәнчә, “Яңа татар пьесасы-2014” конкурсына җибәрелгән пьесаларны Фәндәс Сафиуллин рәислегендәге жюри бәяли, аның составына Равил Фәйзуллин, Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Рөстәм Галиев, Айгөл Габәши, Нияз Игъламов, Кадрия Идрисова, Илдар Хәйруллин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нурания Җамали, Лилия Әхмәтова кебек татар әдәбияты һәм сәнгате әһелләре кергән.

Камал театры сайты конкурсның 2 нче турына узган пьесалар исемлеген тәкъдим итте:
1. Сер дөньясы “Мәңгелек”
2. Яз сулышы “Вагон”
3. Наил Фаттахов “Йөрәк ярам”
4. Вәхдани Чукмар “Бер күрәсе иде сине”
5. Юлбарыс Углан “Дөнья киң түгел икән”
6. Булат Урманаев “Хан кызына ни булган?..”
7. Сәргаскәр “Ля бемоль”
8. Җәмил Казый “Хәтер хөкеме”
9. Ташкирмән “Сафуан белән Сандраның гыйшкы”
10. Ясәви “Читлек”
11. Сакый “Бүре җиләге”
12. Фатиха “Ул бит берәү генә”
13. Мосафир “Күз нурларым”
14. Сау Бул “Яратылмый калган ярлар”
15. Иҗат “Ветеран”
16. Дус “Чишмә җыры”
17. Рәссам “Бәла елга легендасы”
18. Кол Сафа “Мәдинә”
19. Тугали “Сандугачым-былбылым”
20. Юсуф Махульдур “Алтын бишек”
21. Чулпан “Китаплар югалган көн”
22. Тау ханымы “Онытылган хыяллар урманы”.

Драматургия өлкәсендәге “Яңа татар пьесасы-2014” премиясенә быел февральдә игълан ителгән конкурсның нигезләмәсен искәртеп үтәбез:
Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы белән берлектә, үткәрә.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр быелгысында катнаша алмый. Конкурс ябык. Пьесалар конкурска 1 ноябрьгә кадәр кабул ителде.

Конкурс 2 этапта уздырыла:
- 1 нче этапта (2014 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр (чынлыкта, 22 әсәр узган – ред.).
- 2 нче этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.
Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2014 елның 22 декабрендә Камал театрында тантаналы төстә игълан ителә. Җиңүче авторлар беренче, икенче һәм өченче акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Конкурс кысаларында ике номинация игълан ителә:
1. Махсус номинация – “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса”
2. Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка.

Моннан тыш, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап, жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Барлык премияләр дә конкурсның генераль һәм рәсми химаячылары тарафыннан бирелә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100