news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде

Яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары — Михаил Дурненков, Юлия Тупикина, Ркаил Зәйдулла эшләячәк.

«Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде
архив

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгеннән башлап II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде. Бу хакта Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә. 

Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителә. 20-31 июльдә лабораториядә катнашучылар исемлеге раслана. 1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә.

Яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары — Михаил Дурненков, Юлия Тупикина, Ркаил Зәйдулла эшләячәк. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда алып барыла.

15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза. Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм Камал театрының «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысасында куелачак. 

Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә. 

Камал театрының «Сишәмбе көн кич белән» проекты I Яшь драматурглар лабораториясе пьесаларыннан тора. Проект кысаларында Сөмбел Гаффарованың «Парковка», Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» спектакле куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot