news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар пьесасы бәйгесендә икенче турга 20 пьеса үтте - исемлек

Галим Искәндәр Гыйләҗев рәислегендәге жюри әгъзалары конкурсның икенче турына 20 пьесаны сайлап алды. Нәтиҗә 22 декабрьдә ясалачак.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драматургия өлкәсендәге "Яңа татар пьесасы-2016" конкурсы буенча жюри утырышы узды. Галим Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары конкурсның икенче турына 20 пьесаны сайлап алды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Быелгы бәйге театрның 110 еллык юбилеена багышлана.

Мәгълүм булганча, унберенче тапкыр оештырылучы иҗади конкурска быел татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса килде. Икенче турга түбәндәге пьесалар узды:

1.Илхан Казанлы “Тәрәзәдә һаман ут яна”
2.Илбәк Иделле “Хирург”
3.Газиз Маякчы “Буранлы көн"
4.Хәерче Хәйрияче “Акча бездә бер букча”
5.Илбәк “Кайту”
6.Балык “Хуш киләсең, Яңа ел!”
7.Хан “Авыл гүзәле яки “Мисс деревня”
8.Йорт “Инсафның мәхәббәте”
9.Фәтхи “Сагынган чакларымда”
10.Чал Нәүмиз “Мәхәббәткә чикләр юк”
11.Алтын Кәрәкә “Тыкрыкта булды бу хәл”
12.Сөрән “Мәңге хан”
13.Марсель Абзалов “Кайтыр юлга чыккан идем”
14.Кол Шәрифә “Прима”
15.Шурасу “Кит... Китмә!”
16.Җамалетдин “Борһан йорты”
17.Агач “Тамчылар”
18.Сын “Эх, җаныем”
19.Мәгарәчеләр “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”
20.Субаш Нәгыймә”
 
Бәйгегә әсәрләрне авторлар псевдоним белән тапшыра. Икенче турга узган пьесалар арасыннан җиңүчеләрне 22 декабрьдә игълан итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100