news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Яңа татар пьесасы” бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә
31 декабрьдә “Яңа татар пьесасы-2009” конкурсына пьесалар кабул итү тәмамлана. Хәзерге вакытта бәйгегә 17 пьеса кабул ителде
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 31 декабрьдә “Яңа татар пьесасы-2009” конкурсына пьесалар кабул итү тәмамлана. Хәзерге вакытта бәйгегә 17 пьеса кабул ителде. Бу турыда “Татар-информ”га Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игламов хәбәр итте.
Искә төшереп үтәбез, драматургия өлкәсендә “Яңа татар пьесасы” бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Конкурска моңа кадәр сәхнәдә уйналмаган һәм матбугатта басылмаган драматургия эшләре тәкъдим ителә. Пьесаларга танылган академик Миркасыйм Госманов җитәкчелегендәге жюри бәя бирәчәк. Конкурс нәтиҗәләре 27 мартта – Халыкара театр көнендә билгеле булачак.
Нияз Игламов сүзләренә караганда, “Яңа татар пьесасы” бәйгесе драматургиядә яңа исемнәрне, яңа жанрларны ачарга мөмкинлек бирде. Татарстанда яңа пьесалар буенча 30га якын спектакль куелды. Шуларның 10сы Камал театры сәхнәсендә уйналды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2