news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә бәйге игълан ителде

Пьесалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләр 22 декабрьдә билгеле була.

«Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә бәйге игълан ителде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә конкурс игълан итте. Бу турыда тетарның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә ала; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Пьесалар конкурска 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсы.  Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2019 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә. 

«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100