news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар бистәсен яңарту буенча фикер алышулар дәвам итә

Казанның иң борынгы бистәсендә музыкаль театр һәм аттракционнар паркы ачу мөмкинлеге дә бар.

Яңа татар бистәсен яңарту буенча фикер алышулар дәвам итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Ксения Жаркова). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Казанның Яңа татар бистәсен төзекләндерү турында сөйләштеләр.

Көз көне Татарстан башкаласының тарихи районын тикшерү белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы шөгыльләнде. Җирле халык белән аралашканнан соң, социологлар бистә кешеләренең үзләрен шәһәрдән читтә торган кебек хис иткәннәрен аңлаган. Җәмәгать транспортында монда килеп җитү катлаулы, шулай ук районда бернинди зур сату һәм күңел ачу үзәкләре дә юк.

“Аларның үз кечкенә мохитләре бик уңай, мондагы кешеләр бер-берсен бик яхшы белә. Ләкин читтән килгән кешеләр җир сатып алып, биек йортлар төзеп куя. Җирле халык белән аралашырга теләми. Бу урнашкан мохитне боза. Җирле халыкның күпчелеге ярымавыл тормышы белән яшәвен бик кадерли, ләкин киләсе дистә еллар эчендә бу мохит юкка чыгачагын аңлый. Шәһәр аларның өстенә килә, шуңа да яшәү рәвешен үзгәртегә кирәк”, - диде социолог Марья Леонтьева.

Яңа татар бистәсен төзекләндерү проекты бар һәм аны APUDG һәм IBFD Fund Малайзия компанияләре эшләгән. Алар территорияне халыкара финанс үзәккә әйләндерергә тәкъдим итә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы исә “Бистә 2.0” проектын эшләгән. Ул Малайзия планнарына үзгәрешләр кертүне ниятли. Шулай итеп, элекке Мехчылар фабрикасын алар креатив офис үзәгенә, ә иң зур асфальтланган мәйданнарның берсендә ролледром ясарга тәкъдим итә. Яңа татар бистәсендә алар музыкаль театр, ә Яшь парлар паркында урам аттракционнарын куярга мөмкин дип саный.

Бүген бу вариантларны КГАСУ студентлары белән тикшерделәр. Тиздән исә ул шәһәр һәм республика җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100