news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсенә кагылышлы планнар – Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан тәкъдимнәр

Туристлар өчен Болгар – Яңа Татар бистәсе – Иске Татар бистәсе – Татар утарында төшке аш маршруты тәкъдим ителде.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Бистә 2.0” проекты кысаларында Казанның Яңа Татар бистәсен төзекләндереп, җитди үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Бистә сәгате” доклад-лекция-дискуссиядә сүз барды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов бистәне үстерү буенча әзерләнгән тәкъдимнәргә тукталды. “20 ел элек Чаллыдан килеп йөргәндә, мин бу территорияне автовокзал дип кенә белә идем. Баксаң, монда кулланылмый торган, арендага биреп булырлык зур мәйданнар бар икән. Бу нисбәттән, тәкъдимнәребез бар. Фабрика производстволары нигезендә берничә тапкыр остаханәләр һәм башка зоналар булдырып карарга омтылышлар булды”, - дип, ул ерак булып, уңайсыз урында урнашуы, я башка сәбәпләр аркасында моның гамәлгә ашмавын әйтте. “Мех фабрикасын креатив арт-кластерга әверелдереп булыр иде, тик моның өчен студияләр, барлар, спорт үзәкләре өчен ташламалы аренда кирәк”, - дип белдерде ул.

Рәдиф Кашапов туристларның, шәһәр халкының татар Казанын күрүгә ихтыяҗ тоюын билгеләп узды. “Әгәр без татар Казанын күрсәтергә теләсәк, гади генә ысулы бар. Мәсәлән, туристны башта Болгарга җәлеп итү, аннары Идел буйлап Елга портына сәяхәткә алып чыгу, Яңа Татар бистәсенә кертү, шуннан Вахитов станциясе аша Иске Татар бистәсенә китереп, аннары Татар утарында төшке аш белән тәмамлап булыр иде. Ягъни, турист Казанның үзәгенә дә кермичә, XV-XXI гасырларның тарихын тулы күзаллар иде”, - дип белдерде ул. Бу маршрутта Иске Татар бистәсенә Әҗем мәчете һәм Фәтхуллин урамы аша күчү күзаллана. Шул рәвешле, татарлар тарихы буенча тулы эчтәлекле маршрут килеп чыгачак.

Рәдиф Кашапов, шулай ук, Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында төбәкне өйрәнү, икътисад, психология буенча лекторийлар уздырып булыр иде дип белдерде. “Моның өчен ресурслар, фәнни хезмәткәрләр дә, студентлар да бар”, - диде ул.

Моннан тыш, докладчы Мехчылар фабрикасы территориясендә Яңа Татар бистәсе музеен булдыру нияте турында әйтте. Мехчылар фабрикасы музее һәм 1 нче гимназиядә бистә музее фондларын, хосусый фондларны ресурс буларак куллану күздә тотыла.

Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең күренекле шәхесләре җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратын да туристлар өчен бер объект итеп кертергә була, ди Рәдиф Кашапов.

Яңа Татар бистәсендә, шулай ук, музыкаль комедияләр, драма, водевильләргә багышланган күптән кирәкле бина – музыкаль театр да урынлы булачак дигән фикердә тора инициаторлар. Классик сәнгатьнең гадәти булмаган урында төпләнүе үзе бер кызык күренеш булыр иде дип исәпли алар.

Яңа Татар бистәсендә, шулай ук, роллердром оештыру тәкъдим ителә. Автовокзал каршындагы Яңа өйләнешкән парлар паркына да җан өрү ниятләнә. Тагын оешкан җинаятьчел берләшмәләр музее, театраль лаборатория, агач сәнгать музее кебек объектларны булдыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100