news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында язучы Рәис Даутовның кабер ташына да зыян салганнар

Билгесез затлар каберлекләр буенча йөргәннәр, чәчәкләрне таптаганнар һәм кабер ташларына зыян салганнар

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында язучы, тәрҗемәче, әдәбият белгече һәм текстолог Рәис Даутовның кабер ташына да зыян салганнар. Бу хакта "Казанский репортер" яза.

Билгесез затлар каберлекләр буенча йөргәннәр, чәчәкләрне таптаганнар һәм кабер ташларына зыян салганнар. Искәртеп үтик, шунда ук аның хәләл җефете Диләрә Даутова да җирләнгән.

Рәис Даутов 1928 елның 15 мартында Татарстанның Мамадыш районы Шәмәк авылында туган. 1948 елда Казан укытучылар институтын тәмамлый. 1953-1980 елларда — Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир, мөдир, өлкән мөхәррир, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 1963 елда төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Искәртеп үтик: ул шулай ук Марк Твен, Фенимор Купер, Александр Куприн, Эрнест Хемингуэй, Федор Достоевский, O`Генри кебек әдәбиятчыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Рәис Даутов Татар энциклопедиясен төзүгә зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы язучылары белешмәсе өстендә эшләгән. 2007 елның 28 августында озак вакытлы авырудан соң вафат булган.

Бүген, 8 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зираты администрациясе 100ләп кабер ташын җимерү турында полициягә хәбәр итте. РФ ҖК 244 маддәсе 2 бүлеге ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100