news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында вандаллар зыян китергән 80 кабер ташын үз урыннарына куйдылар

Зиратта зыян күргән кабер ташларын торгызу эшләрен кичә башладылар.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Яңа Татар бистәсендә вәхшиләр зыян китергән 80 гә якын кабер ташын үз урыннарына куйдылар. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының җирләү хезмәтләрен оештыру һәм каберлекләрне тәртиптә тоту идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин Facebook та үз битендә белдерде.

Зиратта зыян күргән кабер ташларын торгызу эшләрен кичә башладылар.

Искәртеп үтик: 8 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зираты администрациясе 100ләп кабер ташын җимерү турында полициягә хәбәр итте. РФ ҖК 244 маддәсе 2 бүлеге ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Соңрак вәхшиләр тарафыннан 88 кабер ташына зыян китерелүе турында билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов вандаллык актын тикшерүне үз контроленә алды. Ул мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100