news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевны искә алдылар

Татар актерын туган көнендә каберен зиярәт кылырга 20ләп кеше килгән.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдылар. Татар актерын туган көнендә каберен зиярәт кылырга 20ләп кеше килгән. Алар арасында Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзалары, дин әһелләре һәм Габдулла Кареевның туган авылыннан да кунаклар бар иде.

Габдулла Кариев каберен зиярәт кылу инде 15 еллап дәвам итә. Бүген дә әдәбият, сәнгать һәм дин әһелләре аның белән бәйле якты истәлекләрне сөйләп, рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Очрашуны Норлат районы “Якташлар” җәмгыяте оештырган. Аның рәисе Фәрид Мифтахов остазларны искә алу – матур гадәт икәнен әйтеп китте.

“Яңгырлы көн булуга карамастан, Габдулла Кариев каберен зиярәт кылырга күп кеше килгән. Ул татар театры өчен күп эш эшләгән шәхес. Татар артисты кабере янында җыелу инде күптәннән матур гадәткә керде. Артистның тормышын өйрәнү дәвам итә. Без, Габдулла Кариев 125 еллыгына “Җыен” фонды белән берлектә “Шәхесләребез” дигән китап чыгардык, былтыр аның туган ягында юбилеен билгеләп үттек”, - ди Фәрид Мифтахов.

  • Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) (8 (20) май 1886 - 28 гыйнвар 1920) – татар актеры һәм режиссеры. Ул - татар милли театрына нигез салучыларның берсе. Хәзерге вакытта Габдулла Кариев исемен Татар яшь тамашачы театры йөртә. Туган авылы – Күлбай-Морасада музей эшләп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100