news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар бистәсе зиратында татар җәмәгатьчелеге остазларны искә алды

Чарада татар дөньясында күренекле дин әһелләре, мәгърифәтче, фән һәм мәдәнияткә хезмәт итүчеләрнең рухына багышлап дога кылынды.

Яңа татар бистәсе зиратында татар җәмәгатьчелеге остазларны искә алды
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген мөселман дин эшлеклеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу чарасына җыелды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

  • Яңа бистә зиратында 50дән артык дин әһеле, фән һәм мәдәнияткә хезмәт иткән шәхесләр җирләнгән. Бүген искә алынган остазлар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Габдулла Тукай, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов, Илһам Шакиров бар.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, остазларны искә алу рәсми рәвештә 1998 елдан башланган. “Ул гадәткә кереп китте. Йөрәктән йөрәккә бер юл бар, диләр. Хәзер безнең туганлык мөнәсәбәтләребез бетеп бара. Очрашып, күрешеп, догалар кылсак, яхшы”, - диде ул.

Мөфти чарага Көньяк Африка Республикасыннан да килүче хәзрәт барлыгын әйтте. “Иң гаҗәпләндергәне: ул Мәрҗани турында күпләр белмәгәнне сөйли. Беренче тапкыр аның китабын 55 ел элек укыган. Ул вакытта әле өлкән буыныбыз дин турында ачык сөйләргә дә курыккан заман булган”, - диде ул.

Танылган шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев җырчы Илһам Шакировны дин әһеле булмаса да, гомере буе дингә ихтирамлы булуын сөйләде. “Илһам ага үзлегеннән гарәп язуын өйрәнгән кеше. Ул дингә һич кенә дә чит кеше түгел. Иң авыр заманнарда татар халкын ислам, мәгърифәт һәм татар җыры саклап калды”, - диде ул.

“Кап-караңгы авыллар, керосин да булмаган чаклар. Шушы яктан чыккан адәм баласы нинди истәлекләр калдырган. Галим Шиһабетдин Мәрҗани татар халкын дөньяга таныта. Әгәр дә без аксакалларыбызның уй-фикерләре белән яшәгән булсак, бүгенге көндә тагын да алга киткән халык булыр идек”, - дип исәпли ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Рәссам Нәҗип Нәккаш Габдулла Тукайның кыйммәте еллар үткән саен арта бара дип саный. “Совет чорында Тукайдан атеист ясарга тырышканнар иде. Ләкин аның барлык шигырьләрендә дә милләтнең ислам дине белән бәйле булуы аңкып тора. Шул ук вакытта ул Коръән һәм Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең дә хәдисләрен куллана. “Мигъраҗ”, “Кадер,” һәм “Наср” сүрәләре төгәл тәрҗемә ителгән”, - диде ул.

Танылган татар хәйриячесе Фәрид Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән искә алу чараларында унбиш елдан артык катнашуын әйтте. “Җиде ел элек бу вакытта Туфан Миңнуллинның үлем хәбәре килеп иреште. Әле дә хәтердә. Искә алу - татар зыялыларын, дин әһелләрен берләштерү чарасы булып тора”, - диде ул.

Остазлар көнендә катнашучылар кабер янында Коръәннән аятьләр укыды, остазларның тормыш юлы турында сөйләде. Остазлар көне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тормыш юлын, эшчәнлеген сөйләү һәм мөнәҗәтләр башкару белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100